Балалар өчен Сабантуй (0+)

1 июнь көнне Муса Җәлил исемендәге шәһәр Үзәк китапханәсендә Халыкара балаларны яклау көненә багышланган балалар Сабантуе үтте. Бәйрәм җырлы-биюле котлаулардан башланды. Яшь талантларның дәртле биюләре һәм шаян татар халык биюе барысының да кәефен күтәрде һәм балалар бәйрәменә тагын да күбрәк уңай тәэсирләр өстәде. Үзләренең чыгышлары белән шәһәребез язучылары да тамашачыны куандырды – Рушания Гыйләҗева һәм Галиәхмәт Шаһи балалар өчен язылган шигырьләрен укыды. 

Сабанетуй для детей
IMG_1747
IMG_1770
IMG_1830
IMG_1750
IMG_1755
IMG_1759
IMG_1784
IMG_1762
IMG_1775
IMG_1765
IMG_1795
IMG_1811
IMG_1813
IMG_1804
IMG_1820

Иҗат итәргә һәм кул эшләре белән шөгыльләнергә яратучылар өчен китапханәнең сәнгать бүлеге бәйрәм открыткалары ясау буенча мастер-класс уздырды. Теләге булган һәркем үз куллары белән бүләк ясады һәм уңай тәэсирләр алды. 

Халык уеннары һәм күңел ачуларыннан башка Сабантуйны күзалдына да китереп булмый! Бәйрәмнең тантаналы өлешеннән соң, кунаклар чын күңелдән шаяра һәм хәрәкәтчән уеннарда ярыша алды. Балалар «Калак кабып йөгерү», «Капчык киеп йөгерү», «Түбәтәй» һәм «Бүләкләр кисү» кебек уеннарда катнашты. Бәйге һәм уеннарда катнашучылар бүләкләр алды. 

Ата-аналар һәм өлкәннәр аудиториясе өчен китап күргәзмәсе оештырылды. Алар, балалар күңел ачкан арада, үзләренә укыр өчен китаплар сайлап алды. 

Чарага нәтиҗә ясап, кыю рәвештә, бәйрәм яхшы узды дип әйтә алабыз. Сабантуй көлү, күңел ачу һәм дуслык рухыда узды. Өлкәннәр дә, балалар да бәйрәмнән канәгать калды, беркем дә бүләксез калмады.

Чарадан фоторепортажны ВКонтакте битендә карый аласыз.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: